ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

23 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары җирлектә ориентлашу, социаль элемтәләр урнаштыру һәм сатып алу күнекмәләрен үстерү максатында сәүдә үзәгендә булдылар.

23 октябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Мария Исаева социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән очрашу оештырды.

Стратегик инициативалар агентлыгы икътисадның өстенлекле тармакларын кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән проектларга ярдәм итүгә гаризалар кабул итүне ачты.

Ел саен Халыкара инвалидлар көне алдыннан «Единство душ» конкурс-фестивале үткәрелә. Ул сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗади мөмкинлекләре өчен шартлар тудыруга, аларның сәләтләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтүгә, шулай ук инклюзия һәм киртәсез мохит булдыру мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

23 октябрьдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мәшгульлек үзәге базасында «Һөнәрләр илендә» дигән темага һөнәри юнәлеш бирү дәресе оештырдылар.

Алабугада «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, балалар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге башлыгы Эльвира Сафина, Җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсенең баш белгече Илсөяр Гарифуллина, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының социаль үсеш буенча җитәкчесе урынбасары Елена Мерзон, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Ангелина Шантурова булдылар.

Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә белгечләр «Тәртиплелек һәм уяулык – аларның үзара бәйләнеше нәрсәдә чагыла?» дигән темага куратор сәгате үткәрделәр. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.


22
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты халкы һәм хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыю буенча район акциясендә катнаштылар.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында төсле җептән картиналар ясау буенча мастер-класс оештырылды. Көзге теманы сайладылар. «Иҗат шатлыгы» түгәрәгенең һәр катнашучысы үзе трафарет сайлап алды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International