Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Инстаграмдагы аккаунтында чираттагы туры эфир узды. Онлайн-чара кысаларында балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр.
Россиядә Балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм итү турында мәгълүмат бирү елына рәсми старт бирелде. Иртәгә, 16 февральдә, Министрлыкның Инстаграмдагы аккаунтында (@mtsz_rt) бу темага туры эфир булачак.