«Астра» һәм «Кояшкай» үзәкләре белгечләре хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән таныштылар

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге һәм Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Ижау шәһәренең «Адели» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен республика тернәкләндерү үзәгендә булдылар.

«Адели» үзәге директоры Людмила Чеснокова белгечләр командасы белән үзәк буйлап экскурсия уздырдылар, «Иртә ярдәм» программасы буенча эшләү технологияләре һәм ысуллары, аутизм спектры һәм менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләү белән таныштырдылар, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен заманча җиһазларда эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Үзәк белән танышу өстәл уеннары буенча иптәшләрчә матч белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International