Балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү буенча VI Халыкара мәктәп-семинар башланды

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

2022 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Г.А. Альбрехт ис. Инвалидларны реабилитацияләүнең федераль фәнни үзәге балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү буенча «Теориядән практикага» дигән VI Халыкара мәктәп-семинар уздыра. Семинарда хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, балалар һәм аларның гаиләләре, әти-әниләр белән эшләүче практиклар катнашуы планлаштырыла. Илдә иртә ярдәм системасын оештыру, гамәлгә кертү һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

Тыңлаучылар булырга дәүләт хакимияте органнары, тернәкләндерү, белем бирү һәм медицина оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, фәнни хезмәткәрләр, шәхси һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, ата-аналар җәмәгатьчелеге, профильле югары уку йортлары студентлары чакырыла.

Трансляциягә чараның барлык көннәрендә сылтама буенча тоташырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International