Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаиләләр белән алты айлык хезмәттәшлек тәмамланды. Бу вакыт эчендә һәр бала 140 индивидуаль үсеш дәресе алды.
8 нче апрельдән 15 нче апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге «Тернәкләндерүдә Халыкара эшчәнлек, тормыш эшчәнлеге һәм сәламәтлек чикләүләре классификациясен куллану» программасы буенча укыту семинары оештырды. Чараны 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең дәвалау-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Резеда Бодрова ярдәме белән үткәрделәр.
9 апрельдә Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Евгения Алексеева һәм Илсинә Нуриева «Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында үсеш үзенчәлекләре булган 3 яшькә кадәрге балаларга иртә ярдәм күрсәтүне оештыру» программасы буенча стажировка үттеләр.
9 апрельдә Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Чарага Татарстанның төрле почмакларыннан социаль учреждениеләр вәкилләре җыелды. Очрашуның төп темасы социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң актуаль һәм күпкырлы темаларның берсе – иртә ярдәм булды.
Яшел Үзәндә «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кечкенә яшьтәге балаларның ата-аналары өчен «Ашау күнекмәләрен формалаштыру» дигән мастер-класс уздырдылар.
12 февральдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы иртә ярдәм күрсәтү системасын оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы чара үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Иртә ярдәм системасында гаиләне озата бару» темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Чарада социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре катнашты. Алар кече яшьтәге балаларга һәм аларның гаиләләренә хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Галина Калашникова Ижевск шәһәрендә узган «Инвалид балаларны тернәкләндерү һәм иртә ярдәм күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре» дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Иртә ярдәм буенча ведомствоара планны гамәлгә ашыру турында селектор киңәшмәсендә фикер алыштылар
Бүген Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә V Иртә ярдәм турында хәбәрдарлык атнасына йомгак ясадылар. 23–29 октябрьдә учреждениедә түгәрәк өстәлләр, белгечләр өчен мастер-класслар, ата-аналар өчен вебинарлар узды. Белгечләр көн саен әти-әниләренең сорауларына җавап бирделәр.