«Кояшкай» үзәгендә иртә ярдәм хезмәте уңышлы эшли

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Менә ике ел инде Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иртә ярдәм хезмәте эшли. Ул мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә йөрми торган, үсешләрендә кимчелекләре ачыкланган сабый һәм кечкенә яшьтәге балаларны тәрбияләүче гаиләләргә психологик-педагогик һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен оештырылган.

Иртә ярдәм хезмәте белгечләре бердәм командада эшли, һәркемнең яраткан һәм практика белән сыналган методлары һәм алымнары бар. Мәсәлән, дефектолог Гүзәл Сәлиманова музыка терапиясен еш куллана, аның кысаларында балалар музыка тыңлый, музыка кораллары белән таныша, психогимнастика, ритм хисе, сенсор интеграция элементларын кулланып музыкаль уеннарда катнаша. Нәтиҗәдә, кечкенә яшьтәге балаларның эре, вак моторикасы, психик процесслары яхшыра, вербаль һәм вербаль булмаган аралашу дәрәҗәсе арта. Педагог музыка терапиясен баланың когнитив, сөйләм, эмоциональ өлкәсен стимуллаштыру өчен иң нәтиҗәле методларның берсе дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International