«Умырзая» тернәкләндерү үзәге белгечләре иртә ярдәм буенча стажировка үттеләр

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

9 апрельдә Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Евгения Алексеева һәм Илсинә Нуриева «Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында үсеш үзенчәлекләре булган 3 яшькә кадәрге балаларга иртә ярдәм күрсәтүне оештыру» программасы буенча стажировка үттеләр. Чараның максаты – иртә ярдәм эшен оештыру мәсьәләләрендә белгечләрнең компетентлыгын арттыру.

Стажировка Казанның «Апрель» тернәкләндерү үзәге базасында үтте. Учреждение директоры Наталья Трифонова иртә катнашу программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Докладчылар чыгышлары иртә катнашу командасының һәр белгеченең мөһимлеген ачты.

Стажировкада катнашучыларның барысы да сертификатлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International