Кичә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Галина Калашникова «1000 беренче көн: балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Чара Санкт-Петербург шәһәрендә узды.
Конференциядә Россия Федерациясе субъектларында иртә ярдәм системасын оештыру тәҗрибәсе, балаларның иртә үсеше турында алдынгы интегратив технологияләр, үзенчәлекле балалар белән эшләүнең гамәли алымнары һәм ысуллары, ата-аналарга һәм гаиләләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле ысуллары тәкъдим ителде.
Конференциядә комплекслы тернәкләндерү, абилитация һәм иртә ярдәм системасында эшләүче оешмалар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.