Казанның тернәкләндерү үзәгендә иртә ярдәм буенча стажировка мәйданчыгы эшли башлады

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

9 апрельдә Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Чарага Татарстанның төрле почмакларыннан социаль учреждениеләр вәкилләре җыелды. Очрашуның төп темасы социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң актуаль һәм күпкырлы темаларның берсе – иртә ярдәм булды.

Сигез сәгать дәвамында директор Наталья Трифонова җитәкчелегендәге үзәк белгечләре бу өлкәдә үз тәҗрибәләре һәм эшләнмәләре белән уртаклаштылар. Катнашучылар үзәктә кулланыла торган методикалар һәм алымнар белән таныштылар, барлык сорауларына җаваплар алдылар.

Ахырда барлык тыңлаучыларга стажировка мәйданчыгында катнашуларын раслаучы сертификатлар тапшырылды.

Мондый чаралар социаль өлкә үсешендә һәм белгечләр арасында тәҗрибә алмашуда мөһим роль уйный. Алар социаль учреждениеләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм бу хезмәтләргә мохтаҗ булганнарның тормышын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International