26 майда Яр Чаллы шәһәрендә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын җыештыру оештырылды. Акциядә «Россия эше» кадрлар үзәгенең 20 белгече актив катнашты. Үзәк хезмәткәрләре «Прибрежный» паркында урман массивы территориясен җыештырдылар.
18 майда Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында «Уңышлы хатын-кызның стратегиясе һәм тактикасы» хатын-кызлар клубы очрашуы узды. Чарада 14-18 яшьлек балигъ булмаган бала тәрбияләүче 26 хатын-кыз катнашты.
Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге 18 майда вакансияләр ярминкәсе оештырды. Чара «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында узды.
Эшкә кабул итүдән баш тарту куркыныч түгел. Потенциаль эш бирүче белән аралашу тәҗрибәсе бик файдалы. Ләкин эш бирүче белән булачак әңгәмәләрдә моны исәпкә алу өчен, аның нинди сәбәпле баш тартуын белү мөһим. Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белгечләре шулай уйлый. Нәкъ менә шуңа күрә карьера үсеше, һөнәри күнекмәләрне үстерү һәм саклау бүлегенең әйдәп баручы профконсультанты Людмила Хазова эшсез гражданнар өчен тренинг үткәрде.
Евгений Владимирович Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгенә тиешле эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Ир-атның сәламәтлеге буенча чикләүләре – III төркем инвалидлыгы бар, шуңа күрә аңа хезмәтләр «I, II, III төркем инвалидлыгы булган гражданнарның мәшгульлегенә ярдәм итү» тормыш ситуациясе кысаларында күрсәтелгән.
Чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. 32 ел эчендә мәшгульлек хезмәте бик үзгәрде. Төрле проблемаларда сез үзегезне хезмәт базары таләпләренә һәм икътисадтагы үзгәрешләргә оператив һәм төгәл җавап бирүче структура итеп күрсәттегез.
Бүген, Мәшгульлек хезмәте оешкан көнне, Казанда Мәшгульлек үзәгенең Киров һәм Мәскәү районнары буенча модернизацияләнгән идарәсен ачу тантанасы булды. Чарада Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.
32 ел элек, 1991 елның 19 апрелендә, «Россия Федерациясе халкының мәшгульлеге турында» Законы кабул ителде. Бу көнне дәүләт мәшгульлек хезмәте тарихы башланып китте. Татарстан Россиядә мәшгульлек хезмәтенең барлыкка килүенә һәм үсешенә үз өлешен кертте.
Бүген Яр Чаллыда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең беренче этабы ачылуы матур бию номеры белән үрелеп барды. Катнашучылар алдында «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Римма Фәсхетдинова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы башланды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.