Эш бирүчеләргә дәүләттән ярдәм

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Эш бирүчеләр гражданнарның аерым категорияләрен эшкә урнаштырган өчен субсидия алырга мөмкин, алар арасында:

- хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары;

- махсус хәрби операция (хәрби хәрәкәтләр) барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган (вафат булган) затларның гаилә әгъзалары;

- балигъ булмаган балаларны, инвалид балаларны тәрбияләүче ялгыз ата-аналар, күпбалалы ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар (попечительләр);

- билгеләнгән тәртиптә инвалид дип танылган затлар һ. б.

Субсидия алу өчен эш бирүчегә «Россия эше» порталында шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк. Гаризага гражданнарны эшкә урнаштыру өчен буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар исемлеген теркәргә кирәк. Мәшгульлек хезмәте кирәкле хезмәткәрләрне табарга ярдәм итәчәк. Шуннан соң реестрга эләгү һәм субсидия алу өчен оешма яки ШЭ РФ Пенсия һәм социаль иминият фондына гариза бирергә тиеш.

Республика эш бирүчеләре дә бу мөмкинлектән файдалана. Мәсәлән, Яр Чаллының «Россия эше» кадрлар үзәгенә өч балигъ булмаган баланың әнисе мөрәҗәгать иткән. Белгечләр эшкә урнашуның индивидуаль планын төзегән, һөнәри юнәлеш алуда булышкан һәм психологик ярдәм күрсәткән. Барлык тәкъдим ителгән вариантлардан хатын-кызны «ХАЙЕР ИНДАСТРИ РУС» ҖЧҖ эш кызыксындырган. Әңгәмәдән соң ул клиент сервисында контакт үзәге белгече вазыйфасына эшкә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International