«Изгелек» үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә булдылар

2025 елның 18 апреле, җомга

18 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар, кулай эш эзләү максатыннан, «Россия эше» кадрлар үзәгендә Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсендә булдылар.

Ярминкәдә автомобильләр җитештерү, сату, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, нефть-газ чыгару, нефть эшкәртү, көнкүреш техникасы җитештерү, бройлер ите җитештерү, тиз туклану предприятиеләре челтәре һәм башка өлкәләрдә алдынгы компанияләрдән вакансияләр тәкъдим ителде.

Социаль хезмәтләр алучылар киләчәктә анкета узу өчен инвалидлар өчен вакансияләр турында мәгълүмат алдылар.

Чарада җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International