ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Казанда Ленинград блокадасын бетерү көнендә шәһәр халкы һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Һәлак булганнарны искә алырга Казанга эвакуацияләнгән ленинградлылар, яшьләр оешмалары активистлары һәм гади халык килгән иде.

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире һәм Автозавод районының социаль эш буенча белгече социаль хезмәтләр алучы, блокададагы Ленинградта яшәүче Нина Антоновна янына бардылар.

27 гыйнвар көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар китапханәсе белән берлектә оештырылган тематик дәрес узды. Ул Ленинград блокадасын бетерү көненә багышланган.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узды.


24
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Владимир Рыжов белән очрашу-әңгәмә узды.

Бүген Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Мария Исаева өлкән буынга ярдәм акциясе оештырды. Чара Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә игътибар һәм кайгырту – безнең уртак бурычыбыз. Теләсә нинди ярдәм – матди, психологик, юридик – бик мөһим һәм кирәк.


23
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар елы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Ирина Баранова махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен талисманнар ясау буенча мастер-класс оештырды.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Солдатка хат» патриотик акциясендә катнаштылар.


22
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Печище мәдәният йортында, 3 нче социаль участокта өенә ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу булды. Очрашуда мәктәп укучылары, шул исәптән социаль хезмәтләр алучылар да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International