Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Солдатка хат» патриотик акциясендә катнаштылар.
Балалар хәрбиләргә җылы сүзләр белән хат яздылар. Алар хәрбиләргә кыюлыклары, батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, җиңү һәм тиз арада гаиләләренә кайтуларын теләделәр.
Балалар үзләренең теләкләрен рәсемнәр белән бизәделәр.