Казанда Ленинград блокадасын бетерү көнендә шәһәр халкы һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Һәлак булганнарны искә алырга Казанга эвакуацияләнгән ленинградлылар, яшьләр оешмалары активистлары һәм гади халык килгән иде.
«Ленинград блокадасын бетерү – Бөек Ватан сугышы тарихында бөек дата. Бу ихлас батырлык үрнәге, фронтта да, заводтагы станоклар янында да бу җиңүне яулаган кешеләр безнең хәтердә мәңгегә калачак. Безнең республика тарихында аерым бит – бирегә бик күп Ленинград халкы һәм шәһәр предприятиеләре эвакуацияләнүе. Советлар Союзының фашизмга каршы көрәштәге казанышларын беркем дә киметә алмасын өчен, безгә бу истәлекне киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк», – дип белдерде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Митингта блокадачылар һәм аларның туганнары гына катнашмады. Һәйкәлгә чәчәкләр салырга җирле «Юнармия»дә катнашучылар, мәктәп укучылары һәм хәтта балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә килде.
Тантаналы чыгышлардан соң митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.