Зәй районында балалар өчен тематик чара узды

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узды.

27 январь көнне балигъ булмаганнар һәм урта гомуми белем мәктәпләрендә укучылар өчен хәрби-патриотик чара үткәрелде. Балалар Ленинград халкы өлешенә төшкән авыр сынаулар турында белделәр. Моннан тыш, чарада катнашучылар «Блокада икмәге» экспозициясе белән таныштылар.

Мондый чаралар үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Алар патриотлык формалаштыруга, илебез тарихына хөрмәт һәм ата-бабаларыбызның батырлыклары турындагы хәтерне саклауга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International