Саба мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Геройның әтисе» республика күчмә фотокүргәзмәсе ачылды.
Патриотик тәрбия кысаларында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә МХО катнашучыларына гуманитар ярдәм җыю буенча «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәйрия акциясе узды.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре медицина училищесы студентлары белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен коры душ әзерләделәр. Уртак тырышлык белән 900 комплект ясадылар.
Ютазы районы иреклеләре махсус хәрби операция уздыру зонасында сугышчыларга кирәк булган маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясау өчен төркемнәргә берләштеләр.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр каникул вакытында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» отряды волонтерларына кушылдылар.
Махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә ярдәм итү максатыннан Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы һәм «көмеш» волонтерлар армия мендәрләре өчен поролон кисәләр. Аларны «ТР десантчылар союзы» оешмасының төбәк бүлеге рәисе Юрий Суворов тәкъдиме буенча 2024 елның октябреннән әзерлиләр.
Түбән Кама районындагы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре «Игелекле йөрәкләр» волонтерлар хәрәкәте белән берлектә МХО зонасындагы сугышчылар өчен коры армия душы ясау практикумында катнаштылар.
«Игелек кыл» проекты кысаларында Аксубай районында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр, «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасы составына керүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән булган өлкән яшьтәге гражданнарга өйләрендә ярдәм күрсәттеләр.
27 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме белән бергә «Безнекеләргә ярдәм итик, Минзәлә!» волонтерлар төркеме активистларына коры ашлар җыюга кушылдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һәлак булган геройлар истәлегенә акция уздырылды.