Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Җиңү көненә багышланган чаралар уза

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр модель китапханәдә булдылар, анда аларны тематик китап күргәзмәсе белән таныштырдылар, «Сугыш елларының лирик җырлары» концерты оештырдылар, викторина үткәрделәр.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган инклюзив чара узды. 10 нчы күппрофильле лицей укучылары уртак спорт эстафетасында катнаштылар, бәйрәм открыткалары ясау буенча мавыктыргыч мастер-классларда булдылар.

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә зур акция уздырдылар. Социаль хезмәт алучылар белән бергә социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар ветераннарга открыткалар тапшырдылар. Шулай ук «Җиңү тәрәзәләре» акциясенә дә кушылдылар. Тол хатыннарны, сугышта катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен өйләрендә котладылар. Авыл җирлекләрендә шулай ук йорт яны территорияләрен һәм һәйкәлләрне җыештырдылар.

«Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган балалар белән Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Шулай ук белгечләр «Волонтер» үзәге балалары белән бергә үз йортларының тәрәзәләрен Җиңү символикасы белән бизәделәр.

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары Җиңү көненә күңелле котлау әзерләделәр.

«Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында Георгий тасмасын кулланып декоратив брошь ясау буенча мастер-класс узды.

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында яңа форматта төрле патриотик чаралар үткәрелә. Әйтик, Ушковлар урамындагы торак йортлар ишегалдында тәрбияләнүчеләр халык өчен концерт куйдылар.

Җиңү көне алдыннан Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ак торна – хәтер символы» дигән мастер-класс узды. Шундый ук чара Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дә узды. Ә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Алия Сафина кәгазь күгәрченнәр ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Югары Ослан районы социаль учреждениеләре коллективлары «Без бу хәтергә тугры» фестивалендә чыгыш ясадылар.

«Беренчеләр хәрәкәте» волонтерлары өйдә хезмәт алучы Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш балалары янына бардылар. Өлкәннәргә бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Чәчәкле Җиңү мае» бәйрәм концерты һәм «Баш өстендә тыныч күк» чарасы узды.

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының «Өмет» җыелма хоры авыл җирлеге башлыгы чакыруы буенча Наласа авылы мәдәният йортында бәйрәм концерты белән булды.

Ватанны саклаучылар елы, Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучыларның махсус хәрби операциядә катнашучы һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы белән очрашу оештырылды.

Шулай ук «Тәтеш балкышы» социаль хезмәтләр алучылары «Бөек Ватан сугышы серләре» библиофестында катнаштылар.

«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр сугышчан дан музеена чакырылган иде.

Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәт алучылары «Җиңү тәрәзәләре» патриотик акциясенә кушылдылар.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен «1945 елда Кызыл мәйданда Җиңү Парады» дигән легендар видеоролик карау оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International