Матур традицияне дәвам итеп, бүген Әлмәттә «Фронт бригадалары» бөтенроссия акциясе кысаларында башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәм Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ольга Макарованы, Маргарита Апраксинаны, Анатолий Соколовны, Рәисә Чернышеваны, Николай Федотовны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котладылар.
Ветераннарга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләделәр, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бизәлгән автомобильдә иҗат коллективлары музыкаль номерлар белән туп-туры ветераннар йортына килделәр.