«Шәфкать» үзәгендә Җиңү көненә багышланган чаралар уза

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә белгечләр тарихи хәтерне саклауга, яшьләрне патриотлык рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән төрле тематик чаралар үткәрәләр.

Белгеч Рәмзилә Хафизова «Татарстанда сугыш булмады, әмма аның уты кагылды» дип исемләнгән чара үткәрде. Җиңү обелискы янында үз илен фашизмнан саклап калган геройларның оныклары Һәм оныкчыклары ата-бабаларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Тыл хезмәтчәннәре һәйкәле янында балаларга тылда калган балаларның, хатын-кызларның һәм өлкәннәрнең фидакарь хезмәтенең әһәмияте турында сөйләделәр.

Шәһәрнең социаль участокларының берсендә белгеч Ландыш Зарипова «Тарих битләре буйлап» исемле уен-викторина үткәрде. Белгеч Әдилә Фәйзуллина балигъ булмаган балалар арасында «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дигән темага дәрес үткәрде.

Социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәтләрен алучылар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары үзләренең хәрби тематикага концерт номерлары һәм театр куелышлары белән чыгыш ясады.

Түбән Кама шәһәренең «Добрые истории» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен пансионатлар челтәре үзәкнең социаль хезмәтләр алучы өлкәннәренә бүләк ясады – аларга азык-төлек җыелмалары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International