Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар ял итә торган ишегалды лагеренда махсус операция сугышчылары өчен коры паеклар ясау буенча гадәти булмаган мастер-класс узды.
Түбән Кама телерадиокомпаниясе махсус хәрби операциядә катнашучы Россия солдатларына ярдәм йөзеннән марафон уздырды. Бу марафон бер максат өчен җәмгыять, бизнес һәм дәүләт структуралары көчләрен берләштерү өчен мәйданчык булды.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Геройлар аллеясында булдылар. Бу – туган як тарихы белән танышу һәм шәһәр һәм ил үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне искә алу өчен менә дигән мөмкинлек.
Ватанны саклаучылар елы чаралары кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без хәтерлибез. Без горурланабыз» чарасы узды. Аны социаль педагог Нурания Сираҗиева үткәрде.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына Ветераннар советының «көмеш» яшендәге волонтерлары кабат килде.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә эш кайный – социаль хезмәт алучылар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен коры душ ясауда һәм зур булмаган мендәрләр тегүдә актив катнашалар.
«Өйдә көтәбез!» акциясе кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары, менталь тайпылышлары булган яшьләр даими рәвештә махсус хәрби операция сугышчылары өчен открыткалар һәм талисманнар әзерлиләр.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә патриотик чара уздырдылар.
27 нче июльдә Югары Ослан районында «Җиңү эзе» дигән патриотик экосукмак булып узды. Хәрби-Диңгез Флоты көнендәге чара төрле яшьтәге 180 кешене берләштерде, шул исәптән инвалидлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларны.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы һәм «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы әгъзасы белән очрашты.