Түбән Кама телерадиокомпаниясе махсус хәрби операциядә катнашучы Россия солдатларына ярдәм йөзеннән марафон уздырды. Бу марафон бер максат өчен җәмгыять, бизнес һәм дәүләт структуралары көчләрен берләштерү өчен мәйданчык булды.
Катнашучылар арасында төрле оешма, предприятие вәкилләре һәм гади халык бар иде. «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр дә читтә калмады. Алар сугышчыларга сәламәтлек, рухи көч, исән-сау өйгә кайту теләкләре белән хатлар яздылар. Шулай ук хәрби хәрәкәтләр шартларында хәрби хезмәткәрләргә кирәк булган коры душ җыю оештырылды.
Мондый мөһим вакыйгада катнашып, балалар кыйммәтле әхлак һәм патриотик тәрбия дәресе алдылар.