«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр Геройлар аллеясына бардылар

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Геройлар аллеясында булдылар. Бу – туган як тарихы белән танышу һәм шәһәр һәм ил үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне искә алу өчен менә дигән мөмкинлек.

Социаль хезмәтләр алучылар Мәңгелек утка һәм махсус хәрби операциядә, локаль сугышларда һәм башка кораллы конфликтларда катнашучыларга һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, һәлак булган солдатларга хөрмәт күрсәттеләр.

Геройлар аллеясында булу интернат-йортта яшәүчеләргә буыннар бәйләнешен тоярга һәм үткәннең әһәмиятен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International