ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында фоторамка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.


2
июль, 2024 ел
сишәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Йога – алтын яшьтәге зирәклек» программасы уңышлы тормышка ашырыла.


1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ксения Хваткова пыялага рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде. Моның өчен витраж буяулар һәм гуашь кулланылды. Һәркем үзенә ошаган теманы сайлады. Кемдер кояш нурлары астында чәчәкләр, кемдер балык сурәтләргә булды.


21
июнь, 2024 ел
җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яфраклардан аппликацияләр ясау буенча мастер-класс узды. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар.


17
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Макраме курчаклары – картаюны профилактикалау» дигән яңа технология кертелде. Социаль хезмәтләр алучылар ташландык материалдан курчаклар ясау өстендә эшлиләр. Психолог Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә алар энәләр кулланмыйча курчак бәйләү техникасын, төенчек һәм бәйләү техникасын өйрәнәләр.


10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Компьютер ликбезы» технологиясен гамәлгә ашыралар. Дәресләрне тәрбияче Ксения Хваткова үткәрә. Аның җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар компьютерда эшләү нигезләрен өйрәнәләр. Күпләрнең смартфоннары булганлыктан, аерым дәресләр гаджетларны өйрәнүгә багышлана. Тәрбияләнүчеләр фото һәм видео төшерәләр, туганнарына һәм танышларына җибәрәләр, скайп аша аралашалар.


30
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пластилинография буенча чираттагы мастер-класс узды. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар пластилин белән сирень ботагы ясадылар. Барысы да бик матур рәсемнәр ясадылар.


29
май, 2024 ел
чәршәмбе

Җылы кояшлы көннәр килү белән Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре саф һавада чаралар оештыралар.


28
май, 2024 ел
сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шашка һәм шахмат буенча ярышлар узды. Социаль эш буенча белгеч Вероника Бурдина җитәкчелегендә, фойеда өстәлләр артында уңайлы урнашып, социаль хезмәтләр алучылар кара-ак такталар артында бәйге оештырдылар. Традиция буенча дуслык җиңде.


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортындаа энә савыты ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар эшкә керештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International