Өлкән яшьтәге алабугалылар бассейнда сәламәтләнә

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Йөзүнең сәламәтлек өчен файдасы һәркемгә билгеле: бассейнга даими йөрү иммунитетны һәм салкын тиюгә чыдамлыкны арттыра, нерв системасын ныгыта һәм тынычландыра, организмның гомуми тонусын саклый.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр учреждение администрациясенә шәһәр бассейнына бушлай йөрүне оештыруны сорап мөрәҗәгать иткәч, учреждение җитәкчелеге рәхәтләнеп аларга булышты. Моның өчен 2 нче санлы спорт мәктәбенә һәм директор вазыйфаларын башкаручы Фәүзия Зайцевага мөрәҗәгать иттеләр. Социаль хезмәтләр алучыларның спорт башлангычы хупланды.

Инвалидлар ункөнлеге көннәрендә интернат-йортта яшәүчеләр, хезмәткәр белән бергә, беренче тапкыр физкультура-сәламәтләндерү комплексында булдылар, анда алар рәхәтләнеп бассейнда йөзделәр, саунада җылындылар, атна буена яхшы кәеф һәм уңай энергия алдылар. Хәзер бассейнга атна саен йөриячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International