Буа интернат-йорты карамагындагылар иҗат белән шөгыльләнәләр

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Тылсымлы брошь» мастер-классы узды. Аны психолог Светлана Айметова җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасыннан «көмеш» волонтер Нина Дунаева белән үткәрде.

Катнашучылар төрле ташландык материаллар кулланып, төрле ысуллар белән бизәк ясадылар. Эш барышында гаилә традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен искә төшерделәр, бу Россиядә Гаилә елында аеруча актуаль. Интернат-йортта яшәүчеләр үзләренең әти-әниләре, әби-бабалары, аларның нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр.

Әзер декор элементлары гаиләгә мәхәббәт билгесе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International