Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шахмат сөючеләр түгәрәге кабат эшли башлады. Аның белән яшүсмерләр-яшьләр клубы тренеры Александр Марахтанов җитәкчелек итә.
Мондый дәресләр интернат-йортта яшәүчеләрнең хәлен яхшырта. Акыл эшчәнлеге стимуллаштырыла, баш мие ресурслары тулылана һәм ныгый, дәресләр игътибарны күнектерергә, дустанә атмосфера булдырырга ярдәм итә.
Шахмат түгәрәге дәресләре атна саен узачак.