Бүген Татарстан Республикасында 4 миллион граждан яши, шуларның 935 меңе – эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнар. Өлкәннәрнең проблемалары һәм сораулары «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының игътибар үзәгендә.
Татарстандагы һәм тулаем илдәге демографик вәзгыятьне анализлау 2030 елга эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарның чагыштырма күләме 30 % ка кадәр артачагын күрсәтә. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева сүзләренә караганда, хәзердән үк эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен шартлар тудыруга, чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган өлкәннәрне карауны оештыруга аерым игътибар бирергә кирәк.
«Бүген «Гаилә» милли проекты кысаларында Россия Федерациясенең һәр субъектында хезмәт яшендәге гражданнарның актив тормыш позициясенә ярдәм итү программалары гамәлгә ашырылырга тиешлеген күздә тоткан юнәлешләр расланды. 2024 елда Татарстан Республикасында милли проектны гамәлгә ашыру максатларында «2025–2030 елларга Татарстан Республикасында актив озын гомерлелек» республика программасы расланды», – дип сөйли Юлия Абдреева.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, төп чаралар, беренче чиратта, өлкән буын вәкилләренең актив озын гомер чорын озайтуга, аларның сәламәтлеген саклауга, шулай ук әлеге яшь төркеме гражданнары өчен социаль хезмәт күрсәтүләрне үстерүгә һәм эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларның сыйфатлы һәм имин тормышы өчен инфраструктура булдыруга юнәлдерелгән.
«Әлеге программаны гамәлгә ашыруның максатчан күрсәткече булып өлкән буын гражданнарының спорт белән шөгыльләнү, волонтерлык эшчәнлегендә катнашу, компьютер грамоталылыгына өйрәтү кебек актив чараларга җәлеп ителүен күрсәтүче индикатор тора», – дип аңлата министр урынбасары.
Татарстан Республикасы өчен бу күрсәткеч 2025 ел йомгаклары буенча 44,2 % итеп билгеләнгән.
Юлия Абдреева сүзләренчә, 2024 елның 1 гыйнварына Татарстанда әлеге күрсәткеч 31 % чамасы тәшкил иткән, әмма программа бурычлары нигезендә 2025 ел ахырына төрле активлыкка җәлеп ителәчәк гражданнарның гомуми саны 479 мең кешегә кадәр арттырылырга тиеш.