Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ярма терапиясе буенча мастер-класс үткәрделәр. Көзге тема сайладылар – төрле ярмалардан гөмбә ясарга булдылар.
Шушы көннәрдә Азнакай муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар арасында шашка буенча турнир үткәрелде.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен фотосессия узды, аны фотограф Олег Жучкин үткәрде. Мондый чараны якынлашып килүче Өлкәннәр көне хөрмәтенә үткәрергә булдылар.
«Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «Үсемлек яфракларын әзерләү һәм киптерү» темасына дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне үсемлекләр дөньясы белән аралашырга өйрәтү.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында балык тоту һәм актив ял яратучылар өчен балыкка бару оештырылды.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көйне танып бел» музыкаль уенын үткәрәләр. Чара шагыйрь-җырчы Михаил Таничның тууына 100 ел тулуга багышланды. Социаль хезмәт алучылар яшьлегендәге яраткан җырларын танып белделәр. Шулай ук мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты төрле көзге дәресләрдә һәм мастер-классларда катнаша. Мәсәлән, Мәскәүдән Екатерина Ядыкина белән онлайн мастер-класста социаль хезмәтләр алучылар көзге яфрак эзләрен кулланып картиналар ясадылар.
Халыкара хәйриячелек көнендә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының эчке волонтерлары аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән Болгарның үзәк урамнары буйлап йөрделәр.
Кичә Буа интернат-йортының социаль эш буенча белгече Данирә Гыйльфанова Буа муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы волонтерлары белән берлектә тукыма кисәкләреннән кайнар әйбер тоткыч ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара «Татнефть» хәйрия фондының «Яхшылык энергиясе» социаль инициативалар грант конкурсының «Үзем иҗат итәм» проектын тормышка ашыру максатыннан оештырылды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Белем көненә рәсем дәресе үткәрелде.