«Демография» милли проектының өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршында актив пенсионерлар өчен «Пульс» клубы эшли.
Өченче яшь университеты эшчәнлегенең яңа юнәлеше – хорда җырлау. «Шатлык» социаль ярдәм үзәгендә тернәкләндерү узнан арада, «Пульс» клубы әгъзалары җыр белән шөгыльләнә башладылар. Беренче дәрестә алар үзләренең җитәкчесе Надежда Чепурная белән таныштылар, булачак репертуар турында фикер алыштылар һәм яңа җыр ятлый башладылар.
Пенсионерлар яңа мавыгу аларның гомуми сәламәтлеген яхшыртачак, тагын да активрак булырга ярдәм итәчәк дип ышана.