«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын тормышка ашыру максатыннан Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре даими рәвештә өлкәннәр белән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен көн саен сәламәтләндерү-профилактика чаралары үткәрелә. ДФК кабинетында шәфкать туташы Жанна Бизяева төрле тренажерлар һәм массажерлар кулланып индивидуаль һәм төркем дәресләре оештыра. Хәрәкәт активлыгы социаль хезмәтләр алучыларга күп шатлык китерә, коллективта уңай микроклиматны сакларга мөмкинлек бирә.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен театральләштерелгән спектакль элементлары белән экскурсия оештырылды. Чара учреждениедә, кышкы бакчада узды. Интернат-йортта яшәүчеләр тәкъдим ителгән экспозиция белән таныштылар, татар язучысы, драматург һәм публицист Гаяз Исхакыйның туган һәм үскән Кутлушкино авылы тарихы турында белделәр.
Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Аш-су клубы» түгәрәге дәресе узды. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Демография» милли проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән «Гарденотерапия» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла.
Гарденотерапия, яки үсемлекләр белән терапия, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга булган тормыш тәҗрибәсен кулланырга, үзләрендә яңа мөмкинлекләр һәм шәхси ресурслар ачарга һәм шуның ярдәмендә тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») республика фестиваленең район этабында «Секрет» ансамбле уңышлы чыгыш ясады, анда Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр керә.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Юлия Николаева этикетка өйрәтү буенча дәрес үткәрде.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Чулпан Бадьина аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән бармак терапиясе элементлары белән пластилинография дәресе үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучыларның берсе – Любовь Борисовна. Үзенең яше һәм терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалары аркасында хатын-кыз урамда еш чыга алмый, ләкин ул эшсез утырырга күнекмәгән.