Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр кулинария күнекмәләрен камилләштерә

2024 елның 15 марты, җомга

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр хезмәт инструкторы Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендәге «Аш-су мәктәбе» түгәрәгендә коймак пешерделәр. Олы яшьтәге кешеләр үзләре камыр болгаттылар, үзләре коймак пешерделәр. Коймак пешергән арада, социаль хезмәтләр алучылар Май чабу белән бәйле төрле кызыклы очракларны, гореф-гадәтләрне искә төшерделәр. Бергәләп чәй эчкәндә барысы да хуш исле коймак белән сыйланды.

Гөлчәчәк Карпова сүзләренчә, «Аш-су мәктәбе» түгәрәгендә дәресләр интернат-йортта яшәүчеләр арасында бик популяр. Бу аларның үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен яхшырта, коллективта эшләргә өйрәтә, үз-үзләрен хөрмәт итүләрен арттыра.

Бу якшәмбе көнне социаль хезмәтләр алучылар бергәләп район чарасы кысаларында бәйрәмгә кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International