Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр үсемлекләр терапиясе белән шөгыльләнәләр

2024 елның 22 марты, җомга

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны социаль тернәкләндерү максатларында инде күп еллар гарденотерапия уңышлы кулланыла. Өлкән яшьтәге кешеләрнең хезмәт мөмкинлекләрен куллану буенча чаралар үткәрү аларның когнитив функцияләрен саклауга һәм вак моториканы үстерүгә ярдәм итә.

Психолог Наталья Самаркина җитәкчелегендәге чираттагы дәрестә тыл хезмәтчәне Зинаида Яковлевна һәм Зоя Семеновна алар өчен гадәти булган эш белән шөгыльләнделәр – помидор үсентеләрен күчереп утырттылар. Рифгат Салих улы һәм Василий Васильевич яшеллек өчен суган утырттылар. Өлкәннәр яхшы уңыш серләре белән уртаклаштылар.

Үсемлекләр терапиясе социаль хезмәт алучыларга күңелле итеп вакыт үткәрергә һәм эш нәтиҗәләреннән канәгать калырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International