ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында ветераннарны аерым игътибар һәм кайгыртучанлык белән колачлыйлар. Әйтик, Балтач районында ел саен Татарстан Республикасы интернат-йортларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның хәлләрен белеп кайталар.

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәткәрләре югары һәм урта уку йортларында укучы волонтерлар белән берлектә социаль хезмәт алучыларда кунакта булдылар.

1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чаралар программасы планлаштырылган.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр декадасы кысаларында «Игелекле эшләр» акциясе старт алды. Аның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү. Шулай ук чаралар балаларда өлкән буын кешеләренә карата ихтирам тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларының ялгыз яшәүче өлкәннәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуы булып узды.

Өлкәннәрне саклап калу һәм аларны алдау очракларын кисәтү өчен, Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре профилактик рейдлар үткәрделәр.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне Изге Авраамий чиркәве каршындагы «Позитив» иҗат мәктәбе укучылары котлады.


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Декада көннәрендә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына бик күп хәйриячеләр килә. Алар социаль хезмәт алучыларны игътибар белән генә түгел, күчтәнәчләр һәм бүләкләр белән дә сөендерә.

Өлкәннәр декадасы кысаларында 3 октябрьдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, район җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, тармак ветераннары Татьяна Шведчикова, Азат Мингулов булып киттеләр.

2 октябрьдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына «Старость в радость» Хәйрия фондыннан волонтерлар килеп китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International