Ел саен үткәрелә торган «Көзге мәрхәмәтлек атнасы» кысаларында Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү механизмы эшли башлады.
Бу көннәрдә социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә йорт яны участокларын җыештыру, уңыш җыю, фатирларны генераль җыештыру буенча чаралар уздырдылар. 62 социаль хезмәт алучыларга социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтелде. Чараларга мәгариф учреждениеләре волонтерлары җәлеп ителде.