Минзәлә интернат-йортында индивидуаль дәресләр үткәрәләр

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч өлкәннәр белән индивидуаль дәресләр үткәрде. Деменция белән интегүче аз хәрәкәтле социаль хезмәт алучылар рәсемнәрне буядылар.

Өлкәннәр белән индивидуаль дәресләрдә аралашканда белгеч конкрет кешегә нәрсә якынрак булганын аңлый. Практика күрсәткәнчә, мондый дәресләрдә хәтер югалткан социаль хезмәт алучылар күптән онытылган вакыйгаларны, кешеләрне яки тәҗрибәләрне искә төшерәләр.

Кайбер яшәүчеләргә яңа нәрсә эшли башлау кыен, ә буяу иҗат, фантазия, хисләр белдерү өчен трамплин булып тора. Шулай ук карандашлар белән эшләү кулларның вак моторикасын, танып белү сәләтен һәм аралашу күнекмәләрен үстерә, артык нерв киеренкелеген, стрессны җиңеләйтә.

Сәнгать терапиясе олы яшьтәгеләргә яхшы кәеф сакларга булыша, тормышка яңа тәэсирләр һәм кечкенә шатлыклар кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International