«Шатлык» үзәгендә Социаль хезмәткәр мәктәбе уңышлы эшләп килә

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәр мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Чара янгын, электротехник һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык мәсьәләләрен карауга, яңа коронавирус инфекциясен профилактикалауга, эш урынында куркынычсызлык техникасын һәм хезмәтне саклауга багышланган иде. Хәзерге эш мәсьәләләре дә игътибарсыз калмады.

Алынган барлык белемнәрне социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучыларга җиткерәчәк. Алар өлкәннәр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында гел сөйләшәләр, ашыгыч ярдәм номерларын кабатлыйлар. Социаль хезмәткәрләр телефон мошенниклыгын профилактикалауга да зур игътибар бирәләр, чөнки нәкъ менә өлкәннәр мошенникларның игътибар үзәгендә була кала. Социаль хезмәткәрләр әби-бабайларга һәрчак көтелмәгән хәл килеп чыкса, аларга шалтыратырга кирәклеген искәртә – алар һәрвакыт киңәшләр белән ярдәм итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International