Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында ветераннарны аерым игътибар һәм кайгыртучанлык белән колачлыйлар. Әйтик, Балтач районында ел саен Татарстан Республикасы интернат-йортларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның хәлләрен белеп кайталар.
5 октябрьдә социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина, Ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайттылар. Алар район яңалыклары белән уртаклаштылар, күчтәнәчләр тапшырдылар. Өлкәннәр Балтач районы администрациясенә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.