Инвалидлар декадасы кысаларында «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Аңлаудан шәфкатьлелеккә» дигән акция уздыралар. Гериатр һәм район үзәк хастаханәсенең шәфкать туташы белән берлектә алар медицина диагностикасы үткәрү максатыннан социаль хезмәт алучыларга киләләр. Шулай ук өлкәннәр белән социаль пакет алу мөмкинлеге турында аңлату эшләре алып барыла.