Югары Ослан районында «Сәламәтлек һәм озын гомерлелек өчен 100 рецепт» акциясе үткәрелә

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада уза. Аның төп максаты – мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга ярдәм күрсәтү.

Декада кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Сәламәтлек һәм озын гомерлелек өчен 100 рецепт» акциясе үткәрелә. Социаль хезмәткәрләр, медицина хезмәткәрләре белән берлектә, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт алучыларына йөриләр. Медицина белгечләре дөрес туклану, тәннең мөһим функцияләрен торгызу өчен күнегүләр турында лекцияләр үткәрәләр. Шулай ук инвалидларга файдалы киңәшләр дә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International