5 августта Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә штат психологы Надежда Горячева Халыкара светофор көненә багышланган чара үткәрде. Анда менталь тайпылышлары булган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен профилактик чаралар үткәрделәр.
«Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Апас районы Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә «Свияга+» җәйге лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен профилактик чара үткәрделәр.
Лениногорск районының «Исток‑Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Анастасия Туктарова балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полициянең кече лейтенанты Эльвина Әхмәдишина белән берлектә «Дуслык» җәйге сәламәтләндерү лагере базасында чара үткәрделәр.
Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә юл хәрәкәте иминлеге буенча дәрес узды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова белән берлектә, балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен оештырдылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә Түбән Ослан авылында яшәүче күпбалалы гаиләдә булдылар.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Ләйсән Хөсәенова социаль хезмәт алучылар белән җәй көне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрде.
2 июльдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алсу Вахитова ата-аналар өчен мәгълүмати-агарту чарасы үткәрде.
1 июльдә Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча практик чара узды. Чара «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
“Тәтеш балкышы” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Гаилә” илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыра. Җәйге каникуллар алдыннан балалар өчен “Юлда куркынычсызлык әлифбасы” дип аталган профилактик дәрес оештырылды.