«Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Апас районы Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә «Свияга+» җәйге лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен профилактик чара үткәрделәр.
Очрашу ике мөһим юнәлешне үз эченә алды: яшүсмерләр арасында буллинг профилактикасы һәм транспорттан имин файдалану кагыйдәләре. Балалар өчен интерактив викторина уздырдылар. Шулай ук балалар уеннарда һәм күнегүләрдә катнаштылар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре яшүсмерләр белән ни өчен автомобильләр, мототранспорт һәм шәхси мобильлек чаралары белән хокуксыз идарә итәргә ярамавы турында сөйләштеләр. Очрашу азагында дәүләт автоинспекторлары балаларга самокатлардан һәм башка мобильлек чараларыннан куркынычсыз файдалану кагыйдәләре язылган белешмәләр тапшырды.