Югары Ослан районында күпбалалы гаиләне бала туу белән котладылар

2026 елның 8 июле, чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә Түбән Ослан авылында яшәүче күпбалалы гаиләдә булдылар.

Чара өчен сәбәп булып дүртенче бала тууы булды. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ вәкилләре гаиләгә яңа туган баланы имин йөртү өчен заманча автолюлька бүләк иттеләр.

Күркәм традиция буенча «Өмет утравы» үзәге белгечләре кунакка бәйрәм костюмнары киеп килделәр һәм өлкән балалар өчен күңел ачулар оештырдылар. Балалар иганәчеләр һәм партнерлар ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International