«Дуслык» җәйге сәламәтләндерү лагере базасында буллингка каршы әңгәмә узды

2026 елның 24 июле, җомга

Лениногорск районының «Исток‑Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Анастасия Туктарова балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полициянең кече лейтенанты Эльвина Әхмәдишина белән берлектә «Дуслык» җәйге сәламәтләндерү лагере базасында чара үткәрделәр.

Очрашуның темасы – яшүсмерләр арасында буллингны булдырмау, шулай ук террористик һәм экстремистик юнәлештәге җинаятьләрне һәм транспорт чаралары, мототранспорт һәм индивидуаль мобильлек чаралары белән хокуксыз идарә итүне профилактикалау.

Профилактик әңгәмә кысаларында балаларга җитди хокук бозуларның хокукый нәтиҗәләре җентекләп аңлатылды. Интернетта куркынычсызлыкка аерым игътибар бирделәр. Шулай ук юл куркынычсызлыгы турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International