Тәтеш районында балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр

2026 елның 29 мае, җомга

 “Тәтеш балкышы” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Гаилә” илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыра. Җәйге каникуллар алдыннан балалар өчен “Юлда куркынычсызлык әлифбасы” дип аталган профилактик дәрес оештырылды.

Чарада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең өлкән инспекторы Илмир Гарипов чыгыш ясады. Ул катнашучыларга юлда һәм җәяүлеләр кичүендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны файдалануның кирәклеген искә төшерде.

Балигъ булмаган балалар транспорт йөрткән очракта аларның ата-аналарының җаваплылыкка тартылачагын турында да кисәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International