27 февральдә Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган профилактик чара узды.
«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе Альбина Казакова гимнастика таяклары белән дәрес үткәрде.
Узган ялларда Арча районында узган спорт чарасында төрле яшьтәге өлкәннәр һәм балалар катнашты. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә читтә калмады. Ярышларда җиде бала, биш хезмәткәр һәм җиде ата-ана катнашты.
Алкоголизмны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә интерактив чара узды. Аны социаль эш буенча белгеч Алевтина Коровина үткәрде.
7 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Гөлназ Гыйльметдинова «Татарстан чаңгы юлы–2025» бәйгесендә катнашты. Ул хатын-кызлар арасында шәһәр чаңгы ярышларында беренче урынны яулады.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм СПИД-үзәк хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында балигъ булмаганнар белән дәрес үткәрделәр.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Айгөл Яхонт шәһәрнең социаль участокларының берсендә «СПИДка юк дип әйт» акциясе уздырды. Чара яшьләрнең үз сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Буа муниципаль районы Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре белән берлектә «Үзеңә сәламәтлек бүләк ит» спорт түгәрәге алып баралар.
21 гыйнварда Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү стартлары узды. Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм социаль хезмәтләр алучыларда патриотлык хисе формалаштыру.
Бүген Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Акыллы тормышны сайла» дигән профилактик сәгать үткәрде. Чарада 5 нче социаль участокта яшәүче өлкәннәр һәм балигъ булмаганнар катнашты.