Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Бөтенроссия аеклык көненә багышланган чаралар циклы оештырылды.
Программага төрле тематик дәресләр кертелде. Учреждениенең медицина хезмәткәрләре үткәргән алкоголизмның зыяны турындагы әңгәмәдән башладылар. Аннары хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова социаль хезмәт алучыларны «Аеклык – тормыш нормасы!» дигән плакат ясарга чакырды. Спорт сәгате белән тәмамладылар – шәфкать туташы Наилә Фазлыева җитәкчелегендә интернат-йортта яшәүчеләр скандинавия таяклары белән йөрергә чыктылар.
Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга һәм зарарлы гадәтләрне җиңүгә юнәлдерелгән мондый тематик чаралар интернат-йортта даими оештырыла.