Татарстан Республикасында балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының өлкән малайлар төркемендә китапханә белгечләре «Үз гомереңне нәрсәгә сарыф итәргә кирәк» дигән темага дискуссия үткәрделәр.
Балалар фикер алышуларда, дебатларда, үз фикерләрен белдерүдә актив катнаштылар. Моннан тыш, очрашу вакытында иҗат остаханәсе оештырылды, анда балалар коллаж ясадылар.
«Бу чара наркотиклар куллануга каршы тотрыклы караш формалаштыруга ярдәм итәр дип ышанабыз», – дип билгеләп үтте тәрбияче Юлия Ситдыйкова.