Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Наркотикларсыз тормыш» айлыгына багышланган тематик атна узды.
Балалар тәмәке, хәмер һәм наркотикларның зыяны турында белделәр, файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында тренингта катнаштылар. Шулай ук алар наркоманиянең зыяны турында документаль фильм һәм «Иван Царевич и табакерка» мультфильмын карадылар.
Атна азагында «Дөрес сайлау яса» акциясе узды. Үзәктә тәрбияләнүчеләр наркотиклар куллануның яман нәтиҗәләре турында белешмәләр тараттылар һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар.