Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен ДФК буенча инструктор Екатерина Климова һәм тәрбияче Алинә Закирова «Күңелле сәламәтлек көне» дип аталган командалы уен-сәяхәт оештырды. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм социаль хезмәтләр алучыларның социаль җайлашуына юнәлдерелгән.
Минзәлә шәһәре яр буенда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Инзилә Шакирова социаль хезмәт алучы гаиләләр, шулай ук көндезге тору төркеменә йөрүче инвалид яшьләр һәм аларның ата-аналары өчен дәрес үткәрде.
Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында чара узды, аның барышында мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләргә витаминнар һәм табигый продуктларның файдасы турында сөйләделәр.
Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дефектолог-укытучы Фирая Ризванова «Сәламәтлекнең күңелле дәресе» дигән мавыктыргыч интеллектуаль викторина оештырды.
17 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында спорт чарасы үткәрелде.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Рушания Сольвар «Сәламәт яшәү рәвеше конструкторы» дигән уен чарасы үткәрде. Анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.
29 июнь көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган «Сәламәт киләчәк» дигән чара узды. Чараның максаты яшьләр арасында физик активлыкны пропагандалау һәм бәйлелекне профилактикалау булды.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Саттарова «Чирша» лагерендә сәламәт яшәү рәвеше темасына дәрес үткәрде.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга багышланган «Үз сәламәтлегебез йортын төзибез» дигән импровизацияләнгән ток-шоуда катнаштылар.
22 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Наркотикларсыз спорт дөньясы» спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.